Карлы әкәмәт
Бинесса
Ап-ак урамга
Кидем ап-ак куртка
Әни кисәтә миңа:
«Суык булмасын кара!»
Ә миңа җылы, эссе хәттә
Без дуслар белән рәхәттә
Дөрес, киемебез юешләнә,
Ләкин нәрсә инде ул безгә?
Бер-беребезгә кар атышабыз,
Таудан бергәләшеп чана шуабыз.
Кыскасы инде — уйныйбыз
Ә өйдән кычкыралар: «Өшисез!»
Бәлки, катрак уйнаганбыз,
Бәлки, төчкерербез, чирләрбез.
Бәлки, оекбашлар юешләнгәндер
Иң мөһиме — безнең күңелдер!
Бер караганда — чирдән котылабыз
Икенчедән, дөрес, тыңламаганбыз
Йөгереп киттек юп-юеш башлыкта
Нәрсә генә булмый балачакта!
0 0 0
Пожаловаться
- Комментарии
Нет комментариев. Ваш будет первым!
Войдите или зарегистрируйтесь чтобы добавлять комментарии